Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Аулак өй” муниципаль проекты кысаларында, 17 нче март көнне С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Күңел сандыгыннан хәзинә” дип аталган чара узды.
Аулак өй – халкыбызның борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен һәм уеннарын өйрәнү. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм җыр-моңга гашыйк кунакларыбыз катнашты. Биредә бик матур татар халык җырлары яңгырады. Моңнары белән тамашачыга таныш шәхес Марс Мөдәссир улы Тимергалиев халык көйләрен уйнады. Аулак өй шаян такмаклар, уеннар белән үрелеп дәвам итте.