1- 11 нче сыйныфларда профориентация айлыгы кысаларында мәгълүмати сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга һөнәр сайлау сердәре турында сөйләделәр. Укучылар исә "Мин киләчәктә кем булырга телим?" темасына мини-проектларын якладылар. Югары сыйныф укучылары өчен бүгенге заманда иң кирәкле һөнәрләр буенча сөйләшү узды.