“Аулак өй “­ әдәби – музыкаль композиция

2021 елның 23 марты, сишәмбе

22 март көнне,Мөслим туган як музее һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Г.Тукай исемендәге мәктәп укучыларына һәм кунаклар өчен "Аулак өй" дип исемләнгән чара үткәрделәр.Аулак өй-яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булып торган. Әти-әниләр, кунакка киткәч, кызларына өйне тәртиптә сакларга кушып киткәннәр. "Аулак өй» кә кызлар нына егетләр дә кунакка килгәннәр. Ата-аналар аларны нинди дә булса эш башкару шарты белән җибәргәннәр (чүпрәк үрү, оекбаш бәйләү, егетләргә чабата ясау яки агачтан кисү). Эш барышында күңел дә ачканнар: уеннар уйнарганнар,җырлаганнар, биегәннәр, табышмаклар әйтешкәннәр.”Аулак өй” гә һәркем үз күчтәнәчен алып килгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International