27март 2021 ел
2021 елның 26 март 18 сәгатьтән 27 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез урыны белән юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6˚.
Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚.
Юлларда бозлавык.
Хөрмәтле салым түләүчеләр
Үзәк балалар китапханәсендә МБДОУ «Кояшкай» бакчасы балалары өчен 26.03.2021 «Үчти – үчти» дигэн исем астында халкыбызның онытылып беткән уеннары белән таныштыру чарасы узды. Бу чарада балаларга халкыбызның уеннарына кызыксыну уяту, гореф – гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Халык иҗаты әсәрләре, мәкальләре, санамышлары сөйләнде һәм җырлы – биюле уеннары уйналды. «Түбәтәй», «Кәрия-Зәкәрия», «Яулык салыш», «Йөзек салыш» һ.б.
Татарстанда фермер хәрәкәтенә-30 ел
Инженерларның квалификациясен күтәрү
25 март көнне Район балалар Думасы...
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбе укучысы Садыкова Э. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Макарова О.Н. "Пушкин укулары" бөтенроссия иҗади конкурсында катнаштылар. Садыкова Э. II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Ольга Николаевна "Россия гимназия берлеге" бөтенроссия мәгариф программасы кысаларында мастер-класс үткәрүнең югары профессионализмы өчен Диплом белән бүләкләнде.
"Кояшкай" балалар бакчасында "Засветись. Стань заметней на дороге" акциясе булып узды