«2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында 26.03.2021 Үзәк балалар китапханәсендә "Үчти – үчти" дип исемләнгән халкыбызның онытылып беткән уеннары белән таныштыру чарасы узды.

2021 елның 26 марты, җомга

Үзәк балалар китапханәсендә МБДОУ «Кояшкай» бакчасы балалары өчен 26.03.2021 «Үчти – үчти» дигэн исем астында халкыбызның онытылып беткән уеннары белән таныштыру чарасы узды. Бу чарада балаларга халкыбызның уеннарына кызыксыну уяту, гореф – гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Халык иҗаты әсәрләре, мәкальләре, санамышлары сөйләнде һәм җырлы – биюле уеннары уйналды. «Түбәтәй», «Кәрия-Зәкәрия», «Яулык салыш», «Йөзек салыш» һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International