Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Михайловка урта мәктәбе укучылары"Шушы яктан,шушы туфрактан без" республикакүләм укуларында катнаштылар. Пученцова З. призер дипломына,Кәримова Г.,Солтанов Д.,Шайдуллина Э. катнашучы сертификатларына ия булдылар.
2021 елның 28 мартына
2021 елның 27 март 18 сәгатьтән 28 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5, аязган вакытта -8.
Көндез максималь һава температурасы +3..+7˚.
Юлларда бозлавык
"Укытучыларның рухи сәламәтлеге" проекты кысаларында укытучылар Актаныш районы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертында булдылар.
Укучылар өчен мәктәптә шахмат почмагы булдырылды. Ул- укучыларның иң яраткан урынына әверелде. Алар үзара шахмат ярышлары оештыралар
"Кояшкай" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә традицион булмаган алымнар кулланып рәсем ясау
22-24 нче мартта Казан шәһәрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең йомгаклау этабы уздырылды. Әлеге чарада безнең районнан Күбәк урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Ленар кызы катнашты. Гөлнар Ленар кызы уңышлы чыгыш ясап, катнашучы сертификаты һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә район спартакиадасы зачетына укучылар арасында шахмат буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты: Хорошилов Д., Хорошилов и., Холбутаева Д., Шәяхмәтов Р., Шакирҗанова А., Шәяхмәтова Р., Катнашканнары өчен аларга рәхмәт! Шакирянова А. - 1 урын. Күбәк урта мәктәбе командасы-3 урында. Котлыйбыз!
"Кояшкай" балалары Мөслим китапханәсендә кунакта
26 март көнне, "Мөслим туган як музее" нда Г.Тукай мәктәбенең 8б сыйныф укучылары булып китте
"Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен музейда экскурсия үтте.