22-24 нче мартта Казан шәһәрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең йомгаклау этабы уздырылды. Әлеге чарада безнең районнан Күбәк урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Ленар кызы катнашты. Гөлнар Ленар кызы уңышлы чыгыш ясап, катнашучы сертификаты һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды