Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, Мөслим үзәк китапханәсе "Кояшкай бакчасы балалары өчен "Үчти-үчти" дигән исем астында халкыбызның онытылып беткән уеннары белән таныштыру чарасы узды. Әлеге чарада балаларга халкыбызның онытылып барган уеннарына кызыксыну уяту, гөреф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Халык ижаты әсәрләре, мәкальләре, санамышлары сөйләнде һәм жырлы- биюле уеннар уйнадылар.