Район мәдәният йортында талантлы балалар “Яшь бөреләр” район фестиваленең Гала-концерты булып узды.
Республика конкурслары
Бүген, 6 апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Кояшлы Ык» ял зонасы буйлап Инвалидлар картлар йортында яшәүче әби-бабайлар өчен сәяхәт ясадылар, ә озакка сузылган кыштан соң, бу бик файдалы булды! Безнең әби-бабайларыбыз «Кояшлы» яр буе буйлап бик теләп йөрделәр, таганда атындылар һәм волонтерлар белән вакытны күңелле үткәрделәр.
Мөслим лицеенда план буенча шахмат турниры узды
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының чыгышы
Михайловка авылы китапханәчесе 4 сыйныф укучылары белән позия көненә багышланган чара үткәрде . Әңгәмә-презентация үткәрелде, "Как рождаются стихи" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар яраткан шигырьләрен укыдылар, тизәйткечләр, сорауларга җавап бирделәр.
Халыкара балалар һәм яшүсмерләр китабы көне уңаеннан, Ташлыяр авылы китапханәчесе " Яшь бөреләр" түгәрәгенә йөрүче балалар белән татар һәм рус язучыларының балалар әдәбиятына күзәтү үткәрде.
Краснояр авыл клубында " Канатлы дусларыбыз" исемле викторина булып узды.
Бүген, 5 нче апрель көнне, Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучы" бөтенроссия бәйгесе башланды.