2021 елның 5 апрелендә район хакимиятенең чираттагы планеркасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Вәлиев «2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек» темасына доклад белән чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, минераль ашламалар сатып алу, орлыкларның сыйфаты белән таныштырды.