“Сандугач сайрар илем” регионара фестиваленең йомгаклау концерты

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе
3 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә балалар иҗатының “Сандугач сайрар илем” регионара фестиваленә йомгак ясалды. “Нефтьче” мәдәният сараенда фестиваль җиңүчеләре чыгышыннан торган гала-концерт узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле дә чыгыш ясады. Ансамбльнең җитәкчесе Дилбәр Салихҗанова, концертмейстер Алеся Латыпова. Мәктәп администрациясе исеменнән әлеге фестивальне оештыручы “Татнефть” хәйрия фонды “Рухият” программасына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International