2021 елның 7-21 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы», «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалык рәвешләрен үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге»республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет. Документлар һәм гаризалар 2021 елның 7 апреленнән 21 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 54, 221 76 55.