ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа уку елында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «ПроеКТОриЯ» порталы белән берлектә, укучылар өчен «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия ачык дәресләр циклын дәвам итә. 6 нчы октябрь көнне мәктәп укучылары «Проектория» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-дәрес кысаларында «В 3D» дип аталган дәресне карауда катнаштылар. Аддитив технологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендәге экспертлар киләчәк һөнәре турында һәм ни өчен аддитив технологияләр өлкәсендәге белгечләр җитештерүнең төрле өлкәләрендә киң ихтыяҗ булуы турында сөйләделәр. Киләчәк һөнәренә кайда өйрәнергә? Ничек 3D-печать предприятие эшен яхшыртыргаярдәм итә? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында «Һөнәрләр Шоу"ында катнашучылар һәм кунаклар белән бергә фикер алышынды/

Күп еллар Күбәк мәктәбендә физика-математика фәннәрен укыткан, тәрбия эшләре буенча һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарган, 34 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләгән ветеран укытучыбыз Юнысова С.М. 5-8 нче сыйныф укучылары белән "Изгелекнең чиге юк" дигән әхлак дәресе уздырды. Ул укучылар күңеленә керерлек киңәшләрен бирде


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Көзге муллык" темасына багышланган күргәзмәгә кул эшләре алып килә башладылар. Әти-әниләр ярдәмендә балалар бик матур композицияләр ясаганнар. 

Мөслим авылы "Кубәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары әби-бабаларына бүләк ясап, кич аларга кунакка барып котлап кайтырга сүз бирделәр.

Мөслим лицееның 10а сыйныфы укучысы Романов Ринас 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Балалар Оешмалары Советының 15 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Яшь Гражданнар Форумында катнашты

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан беренче кечкенәләр төркемендә пластилин ярдәмендә вак моториканы үстерү

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә тирә- юнь белән танышу. Балаларда табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турындагы күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту, тәме, формасы буенча аера белү осталыгын, игьтибарын кабул итү, диалоглы сөйләмнәрен ныгыту.

З.Басыйрова ис. мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан, тантаналы чара узды. Әлеге чарада башлангыч сыйныфлар укытучысы Шаяхметова Л.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назмиева Г.Л. район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Педагогик стажы 30 елдан артык һәм мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен математика укытучысы Фахртдинова Д.Н., Октябрь башлангыч мәктәбе укытучысы Бәширова Р.Р. бүләкләнде. Укытучылар гаиләсе буларак Октябрь башлангыч мәктәбе укытучысы Нәбиуллина Г.Н. да бүләккә ия булды. Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!

“Мөслим кызы, Мөслим егете” дип исемләнгән проект кысаларында сәнгать мәктәбе укытучылары Мөслим гимназиясе укучыларына “Үзебезнең уен” дип исемләнгән чара оештырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International