"Аулак өй" проекты
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Аулак өй” муниципаль проекты кысаларында, татар халкының милли йолаларын барлау, алар белән якыннан танышу максатыннан, 6 нчы октябрь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Килен төшерү йоласы” темасына әдәби-музыкаль чара узды.
7 октябрь көнне «Мизгел» ЯҮ белгечләре Өлкәннәр декадасына багышлап ел саен үткәрелә торган «Тормышка 10 000 адым» акциясе оештырдылар.
6 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» отряды волонтерлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Буыннар батлы»дигән күңел ачу чарасы белән кунакка килделәр.
Янәшәдә кош гриппы!
Тат.Бүләр авыл китапханәчесе Өлкәннәр көне уңаеннан лаеклы ялдагы китапханәче Гөлчәчәк апа Нуретдинованы, хезмәт ветераннары Закирҗан Нуретдинов, Голсинә Сәләхетдиноваларны өйләренә барып китапханә хезмәте күрсәтте, бәйрәм белән котлады. күчтәнәчләр тапшырды, яңа кайткан китап-журналлар белән таныштырды.
Тат.Бүләр авыл китапханәчесе Укытучылар коне уңаеннан 9 сыйныф укучылары белән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дип аталган рәсем бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты: укучыларның сәләтләрен ачу, һөнәр сайлауга ярдәм итү, укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Шуган авыл җирлеге базасында «Грант проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру практикасы» темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Хузин белән берлектә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, Мөслим районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Сикия авыл клубы мөдире Рәйхана Флюн кызы өлкән буын кешеләренә карата тирән ихтирам һәм игътибар билгесе итеп, өйләренә барып, бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, җылылык, якыннарының мәхәббәтен, бәхет һәм иминлек теләде.
Мөслим авылы "Кубәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә дымково уенчыклары һәм бизәкләре белән таныштылар. Уенчыкны ничек ясауларын һәм тарихын белделәр