“Мөслим кызы, Мөслим егете” дип исемләнгән проект

2021 елның 5 октябре, сишәмбе
Агымдагы уку елында районыбызда яңа проект старт алды. “Мөслим кызы, Мөслим егете” дип исемләнгән проект кысаларында сәнгать мәктәбе укытучылары гомуми белем бирү учреждениеләренә барып, класс сәгатьләре, мастер-класслар оештырачак дип билгеләнде. Беренчеләрдән булып әлеге чараларны фортепиано бүлеге башлап җибәрде. 30 сентябрь көнне әлеге чара Мөслим гимназиясе укучылары катнашында узды. Укытучылар Филюзә Шәрипова һәм Алеся Латыпова гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен экскурсия һәм “Үзебезнең уен” дип исемләнгән чара оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International