Күбәк урта мәктәбе. «Проектория». «В 3D» дип аталган дәрес

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Яңа уку елында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «ПроеКТОриЯ» порталы белән берлектә, укучылар өчен «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия ачык дәресләр циклын дәвам итә. 6 нчы октябрь көнне мәктәп укучылары «Проектория» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-дәрес кысаларында «В 3D» дип аталган дәресне карауда катнаштылар. Аддитив технологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендәге экспертлар киләчәк һөнәре турында һәм ни өчен аддитив технологияләр өлкәсендәге белгечләр җитештерүнең төрле өлкәләрендә киң ихтыяҗ булуы турында сөйләделәр. Киләчәк һөнәренә кайда өйрәнергә? Ничек 3D-печать предприятие эшен яхшыртыргаярдәм итә? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында «Һөнәрләр Шоу"ында катнашучылар һәм кунаклар белән бергә фикер алышынды/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International