Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Аулак өй” муниципаль проекты кысаларында, татар халкының милли йолаларын барлау, алар белән якыннан танышу максатыннан, 6 нчы октябрь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Килен төшерү йоласы” темасына әдәби-музыкаль чара узды. Чарада язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев катнаштылар.