7 октябрь көнне «Мизгел» ЯҮ белгечләре Өлкәннәр декадасына багышлап ел саен үткәрелә торган «Тормышка 10 000 адым» акциясе оештырдылар. Аның кысаларында өлкәннәр элек килештерелгән маршрут буенча йөрделәр. «Мөслим туган як музее» МУ тәкъдим иткән гид, Тимкин Р.И. маршрут буенча Мөслим районы тарихы белән таныштырып барды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Бәдретдинова М. Р., Россия Пенсионерлар союзының Мөслим җирле бүлекчәсе рәисе Шәрипов Р. М., ветераннар Советы Рәисе - Низамов И. Х. катнашты.
Акция чәй өстәле артында тәмамланды, анда өлкән кешеләр экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.