ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме һәм уртанчылар төркеме балалары катнашында, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган квн узды. Балалар светофор турында белемнәрен, юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр.

17 ноябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре оффлайн-форматта Экологик диктант үткәрделәр..

«Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-ВОЛОНТЕР!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр

Халыкның төрле категорияләре арасында ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативларын тапшыруны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Мөслим районы буенча ГТО администраторы Фаттахов Рәсил Кирам улы Кубәк урта мәктәбе хезмәткәрләре белән "Безнең тормышыбызда ГТО" дигән темага очрашу үткәрде. Фәттахов Р.К. ГТО принциплары, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының структурасы һәм эчтәлеге, төп бүлекләре, сынау төрләре (тестлар) һәм нормативлары белән таныштырды. Расил Кирамович катнашучыларны ГТО Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнашырга чакырды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы-Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында район мәдәният йорты методисты Хаҗиева Ләйсән Рамил кызы Мөслим лицееның 3б сыйныфы укучылары өчен "Якташ артистларыбыз" темасына мастер-класс күрсәтте.

16 ноябрьдә, Хокукый белемнәр айлыгы кысаларында, Мөслим лицееның 8-9нчы сыйныф укучылары өчен "Россия прокуратурасына 300 ел" темасына сыйныф сәгате узды. 


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Мөслим егете, Мөслим кызы» һәм «Карьера навигаторы» муниципаль программаларын тормышка ашыру, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары Мөслим районы учреждениеләрендә: хәрби дан музеенда. “Мизгел” яшьләр үзәгендә, политехника техникумында һәм “Җәмигъ" мәчетендә булдылар

"Карлыгач" балалар бакчасынын беренче кечкенэлэр торкеменэ Коз кызы Сомбелэ хэм Куянкай кунакка килде. Балалар узлэренен сэлэтлэрен курсэттелэр.

Мөслим лицееның 10 сыйныф укучысы Юнысов Булат-сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ (сайлап алу) этабы призеры

Алдан хәбәр иткәнебезчә, агымдагы уку елында Казан шәһәре Илсур Метшин өр-яңа рояль бүләк итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International