16 ноябрьдә, Хокукый белемнәр айлыгы кысаларында, Мөслим лицееның 8-9нчы сыйныф укучылары өчен "Россия прокуратурасына 300 ел" темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар прокуратура барлыкка килү тарихы турында фильм карадылар, әлеге оешманың төп юнәлешләре һәм эш формалары турында белделәр. Прокурор урынбасарлары Бәхтиев И.Р. һәм Аскаров Л. К. укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.