Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы-Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында район мәдәният йорты методисты Хаҗиева Ләйсән Рамил кызы Мөслим лицееның 3б сыйныфы укучылары өчен "Якташ артистларыбыз" темасына мастер-класс күрсәтте. Ләйсән Рамил кызы Мөслим төбәгеннән чыккан артистларның иҗаты белән таныштырды, тавыш күнегүләре үткәрде һәм укучыларга үзе яратып башкара торган җырын бүләк итте.