Яңа рояльне презентацияләүгә багышланган классик музыка кичәсе булып узды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбендә яңа рояльне презентацияләүгә багышланган классик музыка кичәсе булып узды. Алдан хәбәр иткәнебезчә, агымдагы уку елында Казан шәһәре Илсур Метшин өр-яңа рояль бүләк итте. Кичә әлене уен коралын тантаналы төстә кулланылышка тапшырып, сәнгать мәктәбе һәм кунакка килгән гимназиянең 1 сыйныф укучыларына классик музыка концерты тәкъдим ителде. Рояльне кызыл тасмасын сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова һәм фортепиано бүлегенең үсеп килүче алдынгын укучысы Әмин Гәрәев кистеләр. Соңыннан, Әмин үзенең рояльдә уйнау осталыгын күрсәтте. Тантанага шулай ук лаеклы ялдагы коллегабыз, бүген фортепиано бүлегендә эшләүче укытучылар Румия Деникаева, Филюзә Шәрипова, Алеся Латыповаларның укытучысы Хәлимә Хәсән кызы Сафина да чакырылган иде. Ул сәнгать мәктәбе тарихында моңарчы булмаган хәл – яңа рояль кайтуга зур куанычын белдерде. Презентацияләү чарасына җирле матбугат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International