ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

"Кубәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә рәсем эшчәнлегендә "Зәңгәр һәм кызыл кошлар" темасы. Зурлар төркеме балалары белән кышлаучы кошлар турында әңгәмә кордык. Кош рәсемен дөрес итеп ясарга өйрәндек. Акварель белән ясау күнекмәләрен ныгыттык.

Акциядә катнашучылар дуслык, игелеклелек һәм ачыклыкны аңлатучы кечкенә кәгазь кулларында үзләренең изге теләкләрен калдырдылар

«Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Рус Шуган  топ гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-ВОЛОНТЕР!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделә

Сәнгать мәктәбендә белем алучы Әмин Гараев белән Аделина Халилова курайда татар халык көйләрен уйнадылар
Семинарның максаты-инновацион методикаларны куллану мәсьәләләрендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен арттыру иде

“Балкыш” район балалар Думасының чираттагы утырышы “Мәктәптән тыш эшләр” үзәге базасында 25 ноябрь көнне узды. Район мәктәпләреннән җыелган укучылар  үзләренә эшли торган юнәлеш буенча...

Мөслим гимназиясе 3-4 нче сыйныф укучылары инвалидлар декадасына багышланган ярминкә оештырдылар

Салкын кышларга кереп барганда, илебездэ бик матур бер бәйрәм - әниләр көне билгеләп үтелә. Яшәү бүләк иткән, нарасые өчен бер керфек тә какмыйча төннәрен уздырган, җил -яңгыр тидерми үстергән газиз әниләребезгә без гомер буе бурычлыбыз. Бүген йөрәк түрләреннән чыккан иң изге телэкләребезне әниләргә юллыйбыз.
Мөслим гимназиясенең 1 нче а сыйныфы укучылары бу уңайдан әниләренә бәйрәм бүләге ясадылар, шигырь, җыр өйрәнделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, икенче кечкенәләр төркеме балалары курчак театры осталыгына төшенә. Нәниләр курчакны тиешенчә кия белергә, дөрес хәрәкәтләр ясарга, хәрәкәт белән берлектә рольне башкара белергә өйрәнә.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Тойгелде авылында яшәүче сәламәтлек мөмкинлелкәре чикле райондашыбыз Никонов Айдар Витальевичга матди ярдәм күрсәтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International