“Балкыш” район балалар Думасының чираттагы утырышы

2021 елның 3 декабре, җомга

“Балкыш” район балалар Думасының чираттагы утырышы “Мәктәптән тыш эшләр” үзәге базасында 25 ноябрь көнне узды. Район мәктәпләреннән җыелган укучылар  үзләренә эшли торган юнәлеш буенча төзелгән программалары белән таныштырдылар, презентацияләрен тәкъдим иттеләр, сорауларга җавап бирделәр.Утырыш азагында Думага яңа состав сайланды.Сайлаулар ачык тавыш бирү юлы белән башкарылды.

Шулай итеп, 2021-2022 уку елынды спикер вазыйфасын Мөслим гимназиясенең 11 класс укучысы Эльвина Хафизова башкарачак. Вице-спикер - Илнар Закиров (Әмәкәй мәктәбе), экология министры – Резедә Нурлыгаянова (Тат.Шуран мәктәбе), мәдәният министры – Айзилә Солтанова (Тойгельде мәктәбе), ворлонтерлык министры – Эльвина Сафина (лицей), спорт министры – Артем Дойников (Рус.Шуган мәктәбе), мәгариф министры – Камилш Григорьева (Яңа Усы мәктәбе). Яңа составны котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International