"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында “Курай моннары белән таныштыру” темасына класс сәгате үтте

2021 елның 3 декабре, җомга
3 декабрь көнне Мөслим гимназиясенең 2 сыйныф укучылары белән "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында "Курай моннары белән таныштыру" темасына класс сәгате үтте. Чараны сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Расихович алып барды. Сәнгать мәктәбендә белем алучы Әмин Гараев белән Аделина Халилова курайда татар халык көйләрен уйнадылар. Укучылар белән курайда ритмика күнекмәләре башкарылды, Рунар Шәяхмәтов уен коралында уйнауның сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International