Салкын кышларга кереп барганда, илебездэ бик матур бер бәйрәм - әниләр көне билгеләп үтелә. Яшәү бүләк иткән, нарасые өчен бер керфек тә какмыйча төннәрен уздырган, җил -яңгыр тидерми үстергән газиз әниләребезгә без гомер буе бурычлыбыз. Бүген йөрәк түрләреннән чыккан иң изге телэкләребезне әниләргә юллыйбыз.
Мөслим гимназиясенең 1 нче а сыйныфы укучылары бу уңайдан әниләренә бәйрәм бүләге ясадылар, шигырь, җыр өйрәнделәр.