ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе  күренекле якташыбыз, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан, 6 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Язмышның чишмә башы” исемле китапханә сәгате үткәрде. 

Симәк авылы китапханәчесе Зөлфәт Хәкимнең тууына 75 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Аның иҗаты укучылар йөрәгенә мәңгегә кереп калды. Зөлфәт Маликовның шигърияте -мәңгелек.

Симәк авылы китапханәчесе “Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында  сугыш чоры баласы Рахманова С .З. янында булды. Аны район яңалыклары һәм яңа журналлар белән таныштырды.

Октябрь авылы китапханәче се 1-6 сыйныф укучыларына Рәзил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Рухи мирасыбыз сакчысы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Шулай ук авторның күп кенә китапларына күзәтү ясап,иҗаты белән таныштык.
 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният җитәкчесе белән берлектә балаларга “Раштуа бәйрәме уеннары” исемле танып-белү сәгате уздырдылар. 

Уртанчылар төркемендә "Ап-ак тунлы кыш" дигән темага әңгәмә узды. Балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйттеләр, танып белү һәм эзләнүгә омтылыш формалашты.

Яңа Усы авылы китапханәсендә “Разил Вәлиев – халык шагыйре” исемле әдәби сәгать үтте. 

10-12 гыйнварда физикадан "Олимпка юл" республикакүләм фән олимпиадасында безнең укучыларыбыз призлы урыннарга лаек булдылар.

Октябрь авылы китапханәчесе авыл яшьләре белән шагыйрь,якташыбыз Зөлфәт Маликовның тууына 75 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе үткәрде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.Тормыш юлы,иҗаты белән таныштык.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 б сыйныфы укучысы  Асадуллина Айсылу һәм 7б сыйныфы укучысы Муглиев Ибраһим  "Олимка юл" республикакүләм физика олимпиадасында призер булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International