Китапханә сәгате “Язмышның чишмә башы”

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе  күренекле якташыбыз, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан, 6 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Язмышның чишмә башы” исемле китапханә сәгате үткәрде. Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.”Ике урман арасы”,”Утлы бозлар”,”Йөрәгемне былбыл чакты”, “Бер көйрәтик гомер!” исемле китапларына һәм шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә  күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International