Танып-белү сәгате “Раштуа бәйрәме уеннары”

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

7 гыйнвар көнне, Яңа Усы авылы иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Раштуаны билгеләп узды. Авылдашларыбызның күбесе, 40 көн ураза тотып, бәйрәмне сагынып көтеп алды. Бала-чага иртә таңнан өйдән-өйгә кереп салавут әйттеләр, әйтә белмәгәннәр “Бәйрәм белән” дип котладылар. Хуҗалар исә балаларны җылы итеп каршы алып, акча һәм тәм-томнар биреп озаттылар. Шул уңайдан китапханәче мәдәният җитәкчесе белән берлектә балаларга “Раштуа бәйрәме уеннары” исемле танып-белү сәгате уздырдылар. Иң элек Раштуа бәйрәменең тарихы, йолалары, ничегрәк бәйрәм ителүе турында презентация күрсәтелде. Укучылар тарафыннан бәйрәмгә багышланган шигырьләр укылды. Соңыннан саф һавада уеннар уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International