10-12 гыйнварда физикадан "Олимпка юл" республикакүләм фән олимпиадасында безнең укучыларыбыз призлы урыннарга лаек булдылар. Менә алар: Муглиев И. - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы ( Остазы-Минниярова Л. Б.), Шакирова А. - Мөслим лицееның 8 сыйныф укучысы (Остазы-Гыймранова И. Җ. ), Ахунова Р. - Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы (остазы - Саяхова З. М.), Асадуллина А. - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 11сыйныф укучысы (остазы - Минниярова Л. Б.).