ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

22 сәгатьтән. 19 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 20 гыйнвары

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 20 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.

Мөслим лицееның 8б сыйныф укучысы Шакирова Алинә- математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призёры.

Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте . Мәдәният йорты үзешчәннәре авыл халкы алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Метрәй авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә,  6 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Цифрлаштыру  һәм аның хәзерге дөньяда урыны ” исемле презентация - әңгәмә үткәрде. 

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе «Йортларга-китап нуры» акциясе кысаларында Дәүләтшина Зәмдәрия апаны «Казан утлары» журналының яңа басылып чыккан номеры белән таныштырды.

Шуганка авылы китапханәчесе үзенең укучыларына әдәби кичә үткәрде. 

Краснояр авыл клубында  " Алкоголь һәм картаю" исемле профилактик әңгәмә булып узды.

Укучылар арасында җинаятьләрне һәм күзәтүсезлекне кисәтү айлыгы кысаларында “Үзәк китапханә”нең библиографы Солтанова Алсу Мәкъсүт кызы Мөслим гимназиясенең 7нче А сыйныфы укучылары өчен “Хокукый турнир” үткәрде. Уен укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды. “Хокукый турнир” 4 турдан торды, укучылар хокук тәртибен бозу , законнар турында сорауларга җавап бирделәр, сандыкка салынган предметлар буенча үзләренең хокукларын әйттеләр, тәкъдим ителгән күренешләр буенча сорауларга җавап эзләделәр.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Бик күп файдалы мәгълүматлар җыеп кайтты балалар. Эчтәлекле һәм кызык экскурсия балаларга бик ошады.

2022 елның 9 февралендә тугызынчы сыйныф укучыларын рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International