“Хокукый турнир”

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Укучылар арасында җинаятьләрне һәм күзәтүсезлекне кисәтү айлыгы кысаларында “Үзәк китапханә”нең библиографы Солтанова Алсу Мәкъсүт кызы Мөслим гимназиясенең 7нче А сыйныфы укучылары өчен “Хокукый турнир” үткәрде. Уен укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды. “Хокукый турнир” 4 турдан торды, укучылар хокук тәртибен бозу , законнар турында сорауларга җавап бирделәр, сандыкка салынган предметлар буенча үзләренең хокукларын әйттеләр, тәкъдим ителгән күренешләр буенча сорауларга җавап эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International