Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Метрәй авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, 6 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Цифрлаштыру һәм аның хәзерге дөньяда урыны ” исемле презентация - әңгәмә үткәрде. Цифрлаштыру – , беренче чиратта, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал икәнлеге турында аңлатылды, күргәзмә материалларга күзәтү ясалды.