Әдәби кичә "Мәхмүд Болгари"

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Шуганка авылы китапханәчесе үзенең укучыларына әдәби кичә үткәрде. Бу кичә язучы Мәхмүд Болгариның тууына 725 ел тулу уңаеннан багышланган. М.Болгари дини, гыйльми, тәрбияви, иҗади эшләр белән шөгыльләнә, зур ихтирам, хөрмәт казана. Чыганакларда Мәхмүд Болгарига карата шәехебез, остазыбыз, хуҗабыз, шәригать әләмен кадаучы, халыкның һәм диннең зирәк юл күрсәтүчесе, аятьләрнең асылын ачып бирүче һәм башка шундый сыйфатламалар кулланыла, ул «Нәһҗел-фәрадис» авторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International