ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген, 1 февраль көнне Г.Тукай исемендәге һәм Олы Чакмак мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Туган ягым матурлыгы” исемләнгән Рәйхан Хантимеровның фотокүргәзмәсе  белән танышу булды

Михайловка урта мәктәбендә "Мөстәкыйль балалар" хәрәкәте активистлары "Сәламәт кыш "дигән республика акциясе үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты - актив, уңай һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Мөстәкыйль балалар дәресләрдән соң 6 нчы сыйныф укучылары белән хәрәкәтчән уеннар оештырдылар.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Михайловка урта мәктәбе укучылары өчен   саф һавада ярышлар оештырылды.

Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Филүзә Шәрипова Мөслим гимназиясенең 4 "Б" сыйныф укучылары өчен "Музыкотерапия" дигән темага класс сәгате үткәрде

4а сыйныфы укучысы Сафина Алсинә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган "Илаһият" конкурсында Гран-прига лаек булды

Мөслим лицееның 8б сыйныфы укучысы Морзаханова Мәдинә һәм 10а сыйныфы укучысы Сабирова Алинә - татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында үткәрелгән татар теле буенча республика олимпиадасы призёрлары


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Укучылар олимпиадасының Бөтенроссия региональ этабында призер булган Мөслим гимназиясе 8 нче а сыйныфы укучысы Ханнанова Адилә, 9 нчы б сыйныфы укучысы Бариева Илина, 8 нче а сыйныфы укучысы Галиева Сөмбел, региональ этапта җиңүче булган 11 нче б сыйныфы укучысы Зиязова Диләрә һәм аларның җитәкчесе Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин, булдырдыгыз!💪👍❤️❤️❤️

Тэги: Мөслим гимназиясе

Гимназиянең "Мөслим бабай оныклары" командасы брейнг- ринг интеллектуаль уенында катнашып 3 нче урынга лаек булды. Укучыларны һәм җитәкчеләре Рахимуллина Г.Н. котлыйбыз.

Беренче кечкенәләр төркеме балалары "Безнең урам" макеты буенча юл йорү кагыйдәләре белән танышалар.

 

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районыбызда чыгучы "Авыл утлары" газетасы белән таныштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International