Олы Чакмак авыл китапханәсе китапханәчесе “Мөслим кызы,Мөслим егете” проекты кысаларында 2-4нче сыйныф укучылары өчен авылдан, районнан чыккан һәм бүгенге көндә танылган язучылар, артистлар белән танышу максатыннан “Шушы җирдән ,шушы туфрактан без”дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрде.
“Брейн-ринг” интеллектуаль уенының муниципаль этабында мәктәпнең “Эрудитлар” командасы 1 нче урынга лаек булды. Маликова Миләүшә уенда актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Команда составы: Ханнанов Ф. (капитан), Хаматшина А., Маликова М., Нәбиуллин М. Җитәкчеләре Валиева Г.А.
8-11 нче сыйныф укучылары совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград блокадасын өзүгә багышланган "Мәңге Тере шәһәр" дигән Бөтенроссия ачык дәрестә катнаштылар. Чараның трансляциясе Санкт-Петербургтагы Ленинградны саклау һәм блокадалау Дәүләт мемориаль музееннан алып барылды
8 нче сыйныф укучысы Низамова Адилә, танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган “Илаһият” конкурсында катнашып, кече яшьтәге укучылар арасында икенче урынга лаек булды. Адиләне һәм аның җитәкчесе Низамова Д.Н.ны уңышлары белән котлыйбыз!
Иске Карамалы табиб амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Галеева З.А. укучылар белән "Дөрес туклану" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Шулай ук ул мәктәп ашханәсендә булды, анда санитар һәм эпидимиологик куркынычсызлык чараларын үтәү белән танышты. Аны аш-су сыйфаты, ашханә бинасының торышы, укучыларга гигиена чаралары өчен шартлар, меню кызыксынды
2022 ел Татарстанда "Цифрлаштыру елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан,Яңа Усы мәдәният йорты,китапханә белән берлектә, "Мәдәният өлкәсендә цифралы технологияләр" дигән исем астында әңгәмә оештырдылар. Кичәдә катнашучылар мәдәният өлкәсендәге яңарышларны һәм аларны авыл мәдәният йортларында куллану турында фикерләр алыштылар.
Сикия клубында авыл яшьләре белән «Яшьләр СПИДка каршы» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.