Мөслим лицее.Сафина Алсинә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган "Илаһият" конкурсында Гран-прига лаек булды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

4а сыйныфы укучысы Сафина Алсинә, танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган "Илаһият" конкурсында катнашып ("Яшел гармун" әсәреннән өзек тәкъдим итте), кече яшьтәге укучылар арасында Гран-прига лаек булды. Алсинәгә җиңүче дипломын шагыйрә үзе тапшырды һәм укучыбызның чыгышын югары бәяләп, котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Алсинәне, җитәкчеләре А.Ф. Зиазова һәм Л.Я. Сафинаны җиңүләре белән котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International