Бүген, 1 февраль көнне Г.Тукай исемендәге һәм Олы Чакмак мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Туган ягым матурлыгы” исемләнгән Рәйхан Хантимеровның фотокүргәзмәсе белән танышу булды. Чарада төп герой- рәссам үзе катнашты. Ул тормыш юлы, Лениногорск педагогик училищесында укыган еллары белән таныштырды. Алабуга шәһәрендә эшләгән вакытларын җылы сүзләр белән искә алды. Автор һәр иҗат җимеше турында тукталып, йөрәге аша үткәргән мизгелләрне сөйләп хатирәләрне яңартты.