Киңәйтелгән киңәшмә
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
12 сәгатьтән. 28 февраль 18 сәгатькә кадәр. 1 март 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 февральдә, төнлә һәм көндез 1 мартта урыны белән томан көтелә (Казанда - 1 мартта төнлә һәм көндез).
25.02.2022 көнне Мөслим районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр төркеме Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган, татар халкының милли рухы, гореф-гадәтләре белән сугарылган "Аулак өй-баттл" проектында катнаштылар. Бу бәйге Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче номерлы гимназиясендә узды. Биредә татар әдәбиятының классик шагыйрьләре һәм аларның иҗатын белүдә 6 команда көч сынашты. Мөслим командасына Азнакай җирлеге шагыйрәләре белән бергә ярышырга туры килде. Бәйге татар халык җырлары, биюләре, нәфис сүз чыгышлары белән үрелеп барды. Әлбәттә килгән барлык кунаклар узебезнең халкыбызның милли киемнәрендә булулары, шулай ук Латыпов Айнур Расих улының өздереп җырлавы бу бәйрәмгә илаһи бер көч өстәде. Төркемебезнең абсолют җиңүчесе булып оста биючебез Султанов Булат Рушат улы калды. Ул биегендә, өлкәне вә яше үзләре биегән кадәр булдылар.
26 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында "Аҗаган"хәрби - спорт уены үтте. 6 конкурс нәтиҗәләре буенча Тат.Бүләр урта мәктәбе командасы 3 урынны яулады.
2022 елның 25-27 февралендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге үтте.
Бүген 2022 елның 27 февралендә 2021-2022 сезонында "Татнефть" Кубогына ТР Көньяк-Көнчыгыш яшүсмерләр клублары командалары арасында алкалы хоккей буенча ярымфинал уеннары узды.
Бүген 26 февраль 2022 елны 7-8 класс кызлары һәм егетләре арасындагы "Мөслим кызы"- "Мөслим егете" проекты кысаларында оештырылган спартакиаданың чаңгы ярышлары үтте.
Краснояр авыл клубында " Без терроризмга каршы"исемле профилактик әңгәмә булып узды.
"Сугыш – хатын-кыз өчен түгел!" проекты кысаларында, Метрәй авылы китапханәчесе 6-8 сыйныф укучылары өчен хәтер кичәсе үткәрде.
Гимназия базасында "Аҗаган" хәрби - спорт уеннары узды. Район мәктәпләре, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка мәктәпләреннән 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. 6 команда төрле бәйгеләрдә үз- үзен сынап карады. Гимназия укучылары 1 нче урынны алды. Үз иленең патриотлары булган укучылар нинди булырга тиеш? Нәкъ шундый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан әлеге уеннар мәктәпләрдә 1964 нче елдан үткәрелә башлый. Укучылар армия тормышына әзерләнә, үз илен, халкын яратырга, сакларга, аның өчен көрәшергә дә әзер булуын исбатлый. Ир- егетләребез көчле рухлы, сабыр, гадел, кешелекле, ярдәмчел, җитмеш төрле һөнәр остасы булсыннар. Без сезгә таянабыз, без сезне яратабыз! Җирдә сугышлар гына булмасын, һәр гаиләнең кадерле ир кешесе, улы, кызы, әнисе, әбисе, бабасы, бәхет- шатлыкта гомер кичерсен!