Хәтер  кичәсе "У войны не женское лицо”

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

"Сугыш – хатын-кыз өчен түгел!" проекты кысаларында, Метрәй авылы китапханәчесе 6-8 сыйныф укучылары өчен хәтер  кичәсе  үткәрде. Кичәдә Бөек Ватан сугышында  хатын-кызларның  ир-атлар белән беррәттән, үз Ватаннары өчен көрәшүе турында сөйләп аңлатылды. Чарада «Во имя Родины» китабына күзәтү  ясалды , укучыларга сугыш елларында фронтта  800 меңнән артык хатын - кыз хезмәт иткәнлеге ,кешелек тарихында әле беркайчан да бу кадәр хатын-кызның  сугышта катнашмаган булуы  турында сөйләнелде.  Бөек Ватан сугышы турында язучыларның әсәрләре  искә төшерелде.  Хәтер кичәсе  беркемне дә битараф калдырмады. Балалар  хатын-кызларның сугыштагы батырлыклары  турында актив фикер алыштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International