МБУ "Спорт мәктәбе".

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 25-27 февралендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге үтте.
Турнирда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 250ләп спортчы катнашты.
Ярышлар ике яшь төркемендә узды: 13 яшькә кадәр, 17 яшькә кадәр.
Спорт мәктәбе спортчысы Шәйхуллин Нурислам 17 яшькә кадәрге төркемдә ялгыз һәм парлы разрядта 3 урынны яулады.
Спорт мәктәбе командасы шәһәр командалары арасында 5 урынны, авыл командалары арасында 3 урынны алды.
Тренерлар: Ханов Инсаф, Казанбаев Айнур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International