Мөслим районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр төркеме Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган, татар халкының милли рухы, гореф-гадәтләре белән сугарылган "Аулак өй-баттл" проектында катнаштылар.

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

25.02.2022 көнне Мөслим районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр төркеме Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган, татар халкының милли рухы, гореф-гадәтләре белән сугарылган "Аулак өй-баттл" проектында катнаштылар. Бу бәйге Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче номерлы  гимназиясендә узды. Биредә татар әдәбиятының классик шагыйрьләре һәм аларның иҗатын белүдә 6 команда көч сынашты. Мөслим командасына Азнакай җирлеге шагыйрәләре белән бергә ярышырга туры килде. Бәйге татар халык җырлары, биюләре, нәфис сүз чыгышлары белән үрелеп барды. Әлбәттә килгән барлык кунаклар узебезнең халкыбызның милли киемнәрендә булулары, шулай ук Латыпов Айнур Расих улының өздереп җырлавы бу бәйрәмгә илаһи бер көч өстәде. Төркемебезнең абсолют җиңүчесе булып оста биючебез Султанов Булат Рушат улы калды. Ул биегендә, өлкәне вә яше үзләре биегән кадәр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International