Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары картлар йортында тәрбияләнүче ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Медицина хезмәте һәм дарулар өчен чикерү
28 апрельдән 9 майга кадәр район волонтерлары белән берлектә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Георгий тасмасы-тынычлыкны фашизмнан коткарып һәлак булганнар истәлегенә символ һәм хәтер билгесе; бу фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт; бу ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Район урамнарында һәм җәмәгать урыннарында "Мизгел" яшьләр үзәге каршындагы "Игелек уят иреклеләр отряды волонтерлары 400-дән артык тасма тараттылар.
2022 елның 30 апрелендә " Җиңү волонтерлары "агач утырту буенча"Хәтер бакчасы" акциясе үткәрде.
Мизгел яшьләр үзәге белгечләре «Җиңү вальсы»дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
"Җиңү вальсы" – ул буыннар бәйләнеше! Бу безгә бөтен дөньяда ирек һәм тынычлык бүләк иткән, гаять көч, батырлык һәм ныклык бәрабәренә ирешкәннәрне тагын бер кат искә алу мөмкинлеге! Бу Бөек Җиңү бәйрәмен лаеклы каршылау!
13 май көнне Сезне Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак якташлар очрашуына чакырабыз!
Очрашу һәркем өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Очрашу программасы буенча 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр без аралашырбыз һәм Сезне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырбыз. Ә 18 сәгатьтә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты коллективы сезгә "Зәңгәр шәл" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VII Республика фестивалендә безнең "Сүнмәс дәрт “ ветераннар клубы да катнашты.
11 нче май көнне тамашачыларның күпсанлы сораулары буенча Мөслим районы мәдәният йорты халык театры янә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Зәңгәр шәл" драмасын сәхнәләштерә.
Режиссёр — Синара Яббарова, музыкаль бизәлеш - Илшат Галиев, хореограф - Индира Тимкина.
Төп рольләрдә: Мәйсәрә - Гузәл Галиева, Булат — Илфират Зәйниев, Җиһанша — Булат Хәйретдинов, Заһира — Эльвира Гәрәева, Ишан – Равил Тимкин.
"Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы"