Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары картлар йортында тәрбияләнүче ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләп, үзләре ясаган истәлекле открыткаларны тапшырдылар.