6 нчы октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Анда Мөслим районы делегациясе составында 28 укытучы һәм җитәкче катнаштылар.
3 нче октябрь көнне Мөслим үзәге мәдәният йортында Укытучылар бәйрәме уңаеннан зур тантана үткәрелде. Бәйрәм тантанасы укучылар котлавы белән башланып китте. Алар укытучыларга бүләк иткән төрле төстәге шарлар залга бәйрәм бизәге өстәде.