2 нче октябрь көнне укытучыларның педагогик компетентлыгын үстерү максатында, Сингапурның "Educare” компаниясе белән берлектә тормышка ашырылучы проект кысаларында, Өстенлекле мәктәп – Мөслим лицее базасында “Татарстан Республикасында белем сыйфатын камилләштерү” программасы буенча укуларның икенче этабы үткәрелә. Лицей укытучыларын җәйге курсларда укып кайткан мәгариф идарәсе методистлары укыталар, "Educare” компаниясе тренеры тренингта катнашып, методистлар өчен консультацияләр үткәрә.