Башкалада Укытучылар көненә багышланган чаралар

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

6 нчы октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Анда Мөслим районы делегациясе составында 28 укытучы һәм җитәкче катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республика мәгариф системасында эшләгән 74 мең кешенең зур интеллектуаль потенциал булуына басым ясап, киләчәктә дә мәгарифне үстерүгә игътибарның зур булачагын билгеләп үтте. Ул мәгариф алдынгыларына хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International