3 нче октябрь көнне Мөслим үзәге мәдәният йортында Укытучылар бәйрәме уңаеннан зур тантана үткәрелде. Бәйрәм тантанасы укучылар котлавы белән башланып китте. Алар укытучыларга бүләк иткән төрле төстәге шарлар залга бәйрәм бизәге өстәде.
Район укытучыларын муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев тәбрикләделәр. Бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәсе, профсоюз оешмалары Советы грамоталары тапшырылды.
Мәгариф өлкәсендә 30, 35, 40 ел хезмәт куйган, шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарында укучылары югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар хөрмәтләнде. Бәйрәмгә мәгариф ветераннары да чакырылган иде.
Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәре филармониясе артистлары тәкъдим иткән концерт программасы укытучыларга зур бүләк булды.