11 нче октябрь көнне “Казан” агропромышленность паркында мәгариф оешмалары җитештергән уңыштан республика ярминкәсе узды. Анда республиканың мәктәп коллективлары, колледжлар, техникумнар, өстәмә белем бирү үзәкләре катнашты.
Симәк мәктәбе базасында Тат. Шуран, Тат. Бүләр, Мари Бүләр урта, Вәрәшбаш, Симәк төп мәктәпләре укытучылары өчен “Татарстан Республикасында белем сыйфатын камилләштерү” программасы буенча укуларның беренче этабы үткәрелде.
Өлкәннәр көне тәгәлләнү һәм авыл хуҗалыгы көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре ярмаркада концерт программасы белән чыгыш ясадылар.