9-10 нчы октябрь көнне укытучыларның педагогик компетентлыгын үстерү максатында, Сингапурның "Educare” компаниясе белән берлектә тормышка ашырылучы проект кысаларында, Симәк мәктәбе базасында Тат. Шуран, Тат. Бүләр, Мари Бүләр урта, Вәрәшбаш, Симәк төп мәктәпләре укытучылары өчен “Татарстан Республикасында белем сыйфатын камилләштерү” программасы буенча укуларның беренче этабы үткәрелде.
14-15 нче октябрь көннәрендә укулар Олы Чакмак мәктәбе базасында Рус Шуган, Түбән Табын, Шуганка, Баланны, Олы Чакмак мәктәпләре укытучылары өчен оештырыла.
Укытучыларны Казан шәһәрендә махсус курсларда укып кайткан мәгариф идарәсе методистлары укыталар.